16 июль 2026 материаллары
-
Җәмгыять
Камил Ногаев: «Мондый байлык бер илдә дә юк»
Биләр тарихи-археологик музей тыюлыгы территориясендә XV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының өченче сменасы – Һөнәрләр Биләр Форум (Ремесла/Junior skills) ачылды. Ул 15 – 21 июль көннәрендә узачак.
-
Җәмгыять
200 балл туплаучылар: «Авыл мәктәбендә көчле укытучылар укыта»
Авыл мәктәбендә укып та, бердәм дәүләт имтиханнарында 200 әр балл туплап була. Араларында хәтта 9 нчы сыйныфта ук БДИ тапшырып караганнары да бар икән. Югары балл туплау серләрен Кайбыч, Мамадыш, Арча укучыларыннан сораштык.
-
Яңалыклар
ТР Үзәк сайлау комиссиясе «ИнформУИК» проектының 20 августтан башланачагын хәбәр итте
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау алдыннан мәгълүмати кампаниянең төп элементларыннан берсе булачак «ИнформУИК» проектын үткәрү срокларын билгеләде, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Биш ел эчендә юлларда 69 баланың гомере өзелгән
2026 елның алты аенда Татарстанда 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 206 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
-
Яңалыклар
Марат Әхмәтов: «Предприятиеләрнең күрсәткечләре шактый төрле»
Бүген Дәүләт Советы депутатлары парламент Президиумы утырышында Татарстан сәнәгатен цифрлы трансформацияләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, утырышта Дәүләт Советының чираттагы утырышын уздыру датасы расланды.
-
Җәмгыять
Чәчәгенә карыйсымы, сабагынамы?
«Әй, хәзер күпме бәрәңге ашыйбыз инде?!» – дип, бәрәңгедән кул селтәгән рәвеш китерсә дә, сала халкы утыртканын казып алганчы, барыбер бакчасыннан күзен алмый.
-
Яңалыклар
Министр БДИда 200–300 балл туплаган укучылар белән очрашты
Быел бердәм дәүләт имтиханнарында ике укучы – 300, 48 е – 200, ә 358 е 100 әр балл туплаган. Менә күпме алар белеме белән шаккатырган яшьләребез! Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин бүген «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә бердәм дәүләт имтиханнарында 200–300 әр балл туплаган укучылар белән очрашты.
-
МӨҺИМ
«Бензин кирәкмиме?» Мошенниклардан ничек сакланырга?
Бу ел башыннан бирле мошенниклар Татарстанда яшәүчеләрнең 2,1 миллиард сум акчасын урлаган. Шунысы да бар: алдакчыларның һәр дүртенче корбанына әле 30 яшь тә тулмаган. Бу көннәрдә исә рульдә йөрүчеләрне: «Бензин сатам», – дип тә төп башына утырта башлаганнар, ди хокук саклаучылар. Уяулыкны ничек югалтмаска?
-
Яңалыклар
Татарстан онкологлары сирәк очрый торган шешне алып, сөяк урынына 3d-имплант куйганнар
Татарстан онкологлары пациенттагы сирәк очрый торган шешне алып ташлаганнар һәм сөякне алмаштыру өчен 3D-имплант кулланганнар, дип хәбәр итте ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы урынбасары Алмир Абашев үзенең социаль челтәрләрендә.
-
Яңалыклар
Дәүләт Советының егерме икенче утырышы 22 июльдә була
Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының егерме икенче утырышы, язгы сессиядә соңгысы, 22 июльдә сәгать унда ачыла. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 16 мәсьәлә, шул исәптән 10 республика законы проектын һәм бер федераль закон проектын карарга планлаштыра.
-
Яңалыклар
Ярты ел эчендә юлларда 161 кешенең гомере өзелгән
Татарстанда ел башыннан 1540 юл-транспорт һәлакәтендә 161 кешенең гомере өзелгән, 1867се төрле тән җәрәхәтләре алган. Иң авыр юл-транспорт һәлакәтләре каршы як полосага чыгу белән бәйле.
-
Җәмгыять
Бу кешегә һәрчак нидер җитми
Җәйнең матур көннәрен дачада, табигатьтә уздырыйм дип, чираттагы ялымны алдым. Ялымның беренче көне бензин эзләп узды. Заправкадан заправкага йөри торгач, машина багын бушатып бетерә язганмын – нибары 5 литр ягулык калган.
-
Язмыш
Биш бала белән тол калган Булат: «Авырдан соң җиңеллек килми калмас»
Казанның Константиновка бистәсендә гомер итүче Нәбиуллиннар гаиләсенә күптән түгел зур хәсрәт килә. Беркайчан да, авырыйм, дип зарланмаган 32 яшьлек Алинә бакыйлыкка күчә. Табиблар биш бала әнисенең башында зур шеш барлыгын күреп шакката. Тик инде соң була – Алинәне коткара алмыйлар.
-
Яңалыклар
Татарстанда илкүләм проектларга 20,6 миллиард сум тотылган
2026 елның 1 июленә булган мәгълүматларга караганда, илкүләм проектлар буенча чыгымнарны үтәү 20,6 миллиард сум тәшкил иткән — бу еллык планның 38 %ы.
-
МӨҺИМ
Гүр бәясе: өч аршын җирне бушка өмет итеп буламы?
Росстат хәбәр иткәнчә, 2025 елда кешене җирләүгә киткән чыгымнар буенча Татарстан Идел буе федераль округында беренче урынга чыккан. Республика халкы соңгы юл мәшәкатьләренә уртача 101 977 сум акча тота икән. Күпме бу, азмы? Арзангарак төшкәне күпме дә кыйммәтрәге ничә йөз мең? Гомумән, өч аршын җирне бушка өмет итеп буламы?